Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Чаллылыларга ана капиталы сертификатлары тапшырылды Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Чаллы шәһәренең 45 гаиләсе сертификатка ия булды. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 14:22

«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Халкым чишмәсе» республика фестиваленең гала-концерты узды Гала-концерт программасына әлеге фестивальнең иң матур чыгышлары керде. Концерт программасыннан тыш, чара нәтиҗәләре дә тәкъдим ителде. «Халкым чишмәсе»ндә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 13:49

Чаллыда «Без - бергә!» исеме астында концерт һәм хәйрия ярминкәсе узачак Ярминкә кысаларында мастер-класслар, күргәзмә-сату оештырылачак, анда теләге булган һәркем физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм йөзеннән гомуми игелекле эшкә өлеш кертә алачак. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 13:23

Автокалада инвалидлар декадасы кысаларында чаралар узачак 6 декабрь көнне Яр Чаллы спорт комплексында традицион «Шәһәр инвалидлар Спартакиадасы-2018» үтәчәк. Спартакиада кысаларында өстәл теннисы, шахмат, шашка, армспорт, дартс, бочча буенча ярышлар планлаштырылган. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 12:03

Чаллы студентлары шахмат буенча Спартакиадада катнаштылар «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Студентлар арасында шахмат буенча турнир узды. Чара 10 нчы студентлар Спартакиадасы кысаларында үтте. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 10:06

Яр Чаллының «Форпост» хәрәкәте республикада иң яхшысы дип табылды Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмаларының республика үзәге Татарстан Республикасы яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең 2018 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 09:42

Чаллыда «3D IQ»  шәһәр интеллектуаль уеннары сериясе узачак «Бер дулкында» уенының 3нче этабы шәһәрнең өч районында яшүсмерләр клублары базасында узачак. Әлеге чарада шәһәрнең 13-16 яшьлек яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 09:12

«Нур» яшьләр үзәгендә «Кунаклар» проектының бишенче очрашуы узды 18 декабрьдә "Кунаклар" проектында "КАМАЗ" ФК вәкилләре һөнәри футбол нечкәлекләре турында сөйләячәк һәм якын арага планнары белән уртаклашачак. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 08:42

Автокалада студентлар өчен мастер-класслар сериясе дәвам итә Чираттагы очрашуда чаллылылар максатны, объектны һәм тикшеренү өчен предметны ничек дөрес сайларга икәнлеген беләчәкләр. Чәршәмбе, 5 декабрь 2018, 08:05

Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилей уңаеннан котлаулар кабул итәләр Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Фәнүзә Әюпова, Николай Рыкалов, Зинаида Лутаенко 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 16:42

Сергей Когогин Чаллы яшь талантларының сәнгать эшләре белән танышты Мактаулы кунак «Яңа исемнәр» фонды стипендиатларының эш нәтиҗәләре белән танышты, "КАМАЗ – шәһәр горурлыгы!" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 16:20

Иртәгә көндез һава температурасы -3..-6º градус булачак Киләсе тәүлектә җил урыны белән 10 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 15:35

Наил Мәһдиев Социалистик Хезмәт Геройлары белән очрашты Бүгенге көндә Яр Чаллыда Социалистик Хезмәт Герое Нигъмәтулла Абдуллин, Радик Җәләев, Мөдәрис Исламгалиев яши. Алар барысы да шәһәрнең Мактаулы гражданнары булып торалар. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 11:56

Шәһәр Советы чираттагы Президиум утырышын үткәрү датасын раслады Шәһәр Советының XXVIII утырышы 11 декабрьгә 10:00 сәгатькә билгеләнде. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 10:58

Яр Чаллыда алимент мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү булачак Консультацияне социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре, суд приставлары үткәрәчәк. Сишәмбе, 4 декабрь 2018, 09:38