Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Чаллыда көчле секундына 24 метр тизлектә көчле җил фаразлана 16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән урыны белән, яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 14:56

Чаллы эшмәкәрләре COVID-19 профилактикасына киткән чыгымнарны компенсацияләргә мөмкинлек ала Чаллы эшмәкәрләре һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау өчен субсидияләрдән файдалана алалар. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 14:21

Covid-19 белән авырган чаллылылар плазма донорлары булдылар Коронавируска каршы антитәнчекләр булган плазма, стационарның уртача авыр һәм бик авыр хәлдәге пациентлары өчен өстәмә терапия сыйфатында кулланыла. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 13:55

Татарстанда ИТ-парк директоры вазыйфасына ачык конкурс игълан ителде Конкурста бөтен Россиядән дәгъва кылучылар катнаша ала. Гаризалар 22 нче июльгә кадәр технопарк сайтында кабул ителә. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 13:01

3 һәм 5 маршрутларда трамвайлар хәрәкәте вакытлыча туктатылачак Бу Мәскәү проспекты һәм Яшьлек проспекты киселешендәге торбаүткәргечләрдә кимчелекләрне бетерү буенча эшләр башкарылу белән бәйле. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 10:45

"Яр Чаллы фотографияләрдә": шәһәр тарихын белергә теләүчеләр өчен экскурсия (+видео) Тарихи-туган якны өйрәнү музее Башкарма комитет белән берлектә "Яр Чаллы фотографияләрдә.Тарих һәм хәзерге заман" җәяүлеләр экскурсиясен тәкъдим итә. Пәнҗешәмбе, 16 июль 2020, 08:18

Татарстанда ваклап сату һәм җәмәгать туклануы объектлары эшли башлый Бүгенге көннән рестораннар һәм кафелар эшли башлый. Шул ук вакытта җәмәгать туклану нокталарында эпидемиягә каршы кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Чәршәмбе, 15 июль 2020, 15:24

Яр Чаллыда 32 градуска кадәр эсселек саклана 16 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатышка үзгәрүчән, секундына 5-10 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр, урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Чәршәмбе, 15 июль 2020, 15:02

Чаллы велоузышчысы Илнур Закарин "Тур де Франс"ка әзерләнә Илнур Закарин «Тур де Франс» командасы лидеры булып тора, ул генераль классификация һәм тау этаплары өчен көрәшәчәк. Чәршәмбе, 15 июль 2020, 14:13

Эш бирүчеләргә 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган һәр хезмәткәр буенча реестр формалаштырырга кирәк Мәгълүмат хезмәткә яраксызлык битләрен алга таба рәсмиләштерү өчен кирәк. Чәршәмбе, 15 июль 2020, 10:25

Яр Чаллыда тагын бер кеше суга батып үлгән 17 яшьлек яшүсмернең гәүдәсен төнлә табып алалар. Бу инде соңгы җиде көндә бишенче корбан. Чәршәмбе, 15 июль 2020, 08:00

Дәүләт эшмәкәрләргә профилактика һәм дезинфекция чаралары өчен субсидияләр бүлеп бирәчәк Субсидия алу өчен оешма урнашкан урын буенча салым органына гариза җибәрергә яки электрон формада салым түләүченең шәхси кабинеты аша гариза тапшырырга кирәк. Сишәмбе, 14 июль 2020, 17:17

Яр Чаллыда елына 1 млн Haier кер юу машинасы чыгарачаклар Өстәмә 200гә якын яңа эш урыны булдырылачак. Компания "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булып тора. Сишәмбе, 14 июль 2020, 15:50

Чаллыда «Халык контроле» системасында хәл ителгән мөрәжәгатьләр саны 77% тәшкил итә Татарстан Республикасында «Халык контроле» системасында беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар. Сишәмбе, 14 июль 2020, 15:27

Синоптиклар чаллылыларга яшен һәм көчле җил турында хәбәр итә 15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җил, боз яву ихтималы һәм яшен фаразлана. Төнлә урыны белән көчле яңгыр, яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Сишәмбе, 14 июль 2020, 13:47