Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәр җитәкчеләре балаларның теләкләрен тормышка ашырачак- дәвамын укырга
Яр Чаллы шәһәре яшәү сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәре исемлегенә керде- дәвамын укырга
Чаллыда капиталь ремонттан соң Магистральная урамы ачылды- дәвамын укырга
Бергәләп хәл итәбез
Кар чистартылмаган, юлда чокырлар, фонарь янмыймы? Проблемага юлыксагыз — хәбәр итегез!
Укучыларның язгы каникуллары 19 марттан башлана Балалар бакчасы эшләвен дәвам итә. Коронавирусны профилактикалауга бәйле яңа чикләү чаралары турында журналистларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 13:11

Чаллы КВН командалары «Республика» лигасы финалына үтте Чаллылылар уңышлы чыгыш ясадылар, нәтиҗәдә, автокаладан берьюлы өч команда «Республика» лигасының 1/8 финалына үтте. Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 11:39

Яр Чаллыда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыралар Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Вера Павловна Зиновьева, Анна Ивановна Елизарова, Зөбәйдә Юныс кызы Хисамова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 09:20

Чаллыда вакытыннан алда БДИ тапшыру сроклары күчерелә Коронавирусны профилактикалау белән бәйле рәвештә, бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакыты күчерелә. Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 08:32

Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларның төп тезислары Муниципаль унитар предприятиеләрнең ике директоры шәһәр үсеше программаларын тәкъдим итте. Чәршәмбе, 18 март 2020, 17:24

Шәһәр Советы депутатлары 2019 елга бюджет үтәлешен расладылар Яр Чаллыда Шәһәр Советының XXXVIII утырышы узды. Ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә үтте. Депутатлар көн тәртибендәге алты мәсьәләне карадылар. Чәршәмбе, 18 март 2020, 17:17

Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп Фәрит Сәлахов билгеләнде Аның кандидатурасын Шәһәр Советы депутатлары раслады. Чәршәмбе, 18 март 2020, 16:14

Яр Чаллыда көчле җил фаразлана Киләсе тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Чәршәмбе, 18 март 2020, 14:38

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырыла Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Николаевич Игнатов һәм фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Владимир Михайлович Дунаевка шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Чәршәмбе, 18 март 2020, 11:39

Чаллыдан бер хатын-кыз мошенникларга медицина битлеге өчен 10 мең сум акча күчергән Чаллылылардан кергән барлык мөрәҗәгатьләрнең 40% ын полициягә телефон һәм интернет аша дистанцион мошенниклыкка шикаятьләр тәшкил итә. Чәршәмбе, 18 март 2020, 11:01

Дәүләт Думасы даруларга чик бәяләр турында закон проектын өстенлекле карауны тәэмин итәчәк Дәүләт Думасы беренче укылышта «Дару чаралары әйләнеше турында» һәм «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» федераль законнарга дару препаратларына һәм медицина эшләнмәләренә рөхсәт ителгән иң чик ваклап сату бәяләрен билгели торган төзәтмәләр кабул итте. Чәршәмбе, 18 март 2020, 08:22

Чаллыда 7 градуска кадәр җылылык көтелә Киләсе тәүлектә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Сишәмбе, 17 март 2020, 17:05

Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медале белән Елена Порфирьевна Балакаева бүләкләнде Ветеранга истәлекле бүләкне ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко тапшырды. Сишәмбе, 17 март 2020, 16:20

Бөек Ватан сугышы ветераны юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Наилә Гата кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сишәмбе, 17 март 2020, 14:38

"Россия Федерациясенең цифрлы икътисады" илкүләм проектын: Татарстанда гамәлгә ашыру Чарада Татарстан Республикасы мәгъүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады. Ул Татарстанда «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Сишәмбе, 17 март 2020, 14:14