Икътисад үсешенең иң мөһим аспектларыннан берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү тора.
Яр Чаллы шәһәрендә 2025 елның башына 27793 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты (аларның: 11400е – кече эшмәкәрлек предприятиеләре, 80е – урта эшмәкәрлек предприятиеләре, 16313е – шәхси эшмәкәрләр) үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулаем территориаль продукттагы өлеше 35,1% ны тәшкил итте. Ел йомгаклары буенча шәһәр бюджетына кергән салымнарның 36% ы – кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының өлеше.
Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә 130,1 мең кеше хезмәт куя. Эшмәкәрлек секторы хәзерге вакытта үзмәшгульләр хисабына да үсә. Шәһәрдә бүгенге көндә 50 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә.
2024 елда кече һәм урта бизнес өлкәсендәге товар әйләнеше күләмендә төп өлеш күпләп-ваклап сату, ремонтлау (40,2%) һәм сәнәгать җитештерүенә (32,3%) туры килә. Төзелеш өлкәсе (6,8%), транспорт һәм элемтә (10,2%), күчемсез милек операцияләре (2,3%), һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек (1,8 %), сәламәтлек саклау (1,4%) һәм башкалар (5,0 %) буенча да уңышлы эш башкарыла.
Соңгы биш елда шәһәрдә эшмәкәрлек өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре эшчәнлеге үсешенең җитештерү тармагы буенча уңай тенденция барлыкка килде. 2019 ел белән чагыштырганда кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнешендә аларның өлеше – 22,4% тантан 2024 елда 32,3% ка кадәр үсте. Бу турыдан-туры сәнәгать компанияләренең финанс һәм инфраструктура ярдәме белән бәйле. Шул ук вакытта күпләп һәм ваклап сату оешмаларының өлеше 47,3% тан 40,2% ка кадәр кимеде.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнеше 15,2% ка кадәр үсте һәм 2024 елда 680,3 млрд сумны тәшкил итте. 2020 елдан кече һәм урта эшмәкәрлекнең товар әйләнеше 2,4 тапкырга артты.
2024 елда урнаштырылган заказның гомуми күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 70% ны, ә сатучыларның электрон сәүдә мәйданчыкларында алынган кереме 12 765 млн сумны тәшкил итте. Кече һәм урта бизнесны үстерү өчен уңайлы инвестицион климат, комфортлы шартлар булдыру – эшчәнлекнең төп приоритетларыннан берсе. Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү инфраструктурасы эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы булып тора. Шул максаттан, үзләренең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерү дәвам иттерелә.
Шәһәрдә барлыгы 13 сәнәгать паркы бар, аларда 356 резидент эшчәнлек алып бара («Мастер» Кама индустриаль паркы, «Үсеш» сәнәгать паркы, «Чаллы» индустриаль паркы, «Татэлектромаш» индустриаль паркы, «Хайер РУС» индустриаль паркы, «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы, «ГринПро», «Экотехнопарк», «Промвест», «Уналтынчы регион», «Экофуд», «Профтермо заводы», «АТХ-4» сәнәгать мәйданчыклары).
2024 ел йомгаклары буенча парк резидентлары тарафыннан җитештерелгән һәм сатылган продукциянең күләме 308,7 млрд. сумга җитте. 20,9 мең эш урыны булдырылды (2023 елда – 19,3 мең эш урыны).
Яр Чаллы шәһәре эшмәкәрләре файдалана алсын өчен күрсәтелгән федераль, региональ һәм муниципаль ярдәмнең гомуми суммасы 5,2 млрд. сумны тәшкил итте.
Эшмәкәрләр өчен ел дәвамында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил хезмәте белән берлектә уздырылган укыту бизнес-интенсивлары, семинарлар, түгәрәк өстәлләр файдалы булды.
Соңгы өч елда электрон сәүдә интенсив үсеш алды. Безнең бурыч – даими нигездә эшмәкәрләрне җитештерелгән продукцияне яхшырак сату мөмкинлеге бирә торган маркетплейсларда нәтиҗәле сатулар алып барырга өйрәтү.
Шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан интернет кибетләрендә барлыгы 7964 уникаль аккаунт теркәлгән (2024 елның 1 гыйнварына – 6823).
(Мәгълүмат 2024 ел йомгаклары буенча)