Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Алия Мостафина Казанда узачак Россия чемпионатында катнашачак. Спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина Казанда Россия чемпионаты башлану уңаеннан узган матбугат-конференциясендә алда торган турнирны карьерасында иң мөһиме дип атады.

Алия Мостафина өчен әлеге ил чемпионаты кызы туу белән бәйле тәнәфестән соң беренче җитди старт булачак.

“Быелгы Россия чемпионаты минем өчен бик мөһим булачак, чөнки мин тукталып тордым. Россия чемпионатыннан соң алга таба бару өчен көч һәм дәрт булдыруда әлеге старт белән үземне җанландырасым килә. Чемпионатка максатлар куймыйм, организм үзен ничек күрсәтә бит. Мине нәрсә көткәнен белү кызыклы. Бу чемпионат минем өчен гади генә булмаячак. Аннан нәрсәдер көтәргә бик авыр”, - дип билгеләп үтте А. Мостафина.

Олимпия чемпионы спорт карьерасы яки гаиләне аерып карауда мәгънә күрмәвен җиткерде. Аларны берләштерергә була, теләк кенә кирәк, дип өстәде ул.

Шул ук вакытта, илнең җыелма командасына эләгә алмаса да борчылмавын белдерә. “Психологик яктан мин барысына да әзер. Әгәр дә мин җыелмада булырга лаек түгел икән, бу хакта миңа баш һәм өлкән тренерлар әйтәчәк, мин аларны тыңлыйм. Алар ничек әйтә, димәк шулай була”, - дип йомгаклады сүзен гимнастка.

Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты Казанда 18-22 апрельдә була. Турнирда ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Мостафина, Олимпиада призерлары Виктория Комова, Давид Белявский, Денис Аблязин һәм башкалар катнашачак. 

tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 17 апрель 2018, 20:10