Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Анда Ташкенттан, Бишкәктән, Пензадан, Бакудан, Уфадан, Казаннан, Сургуттан, Новокузнецкидан килеп, биредә яшәүче татарлар җыелган. Чараны тумышы белән Татарстанның Арча районыннан булган Эльмира Тумакова оештырган. Казан кунагы - Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваны да чарага ул чакырган.- Сабантуйга бик җитди әзерлек алып барганнар: Канаданың барлык төбәкләрендә яшәүче татарларга да чакырулар җибәргәннәр, милли ашлар пешереп алып килгәннәр. Күренеп тора: милләттәшләребез Сабантуйны яхшы итеп үткәрүгә барлык күңел җылыларын салган.

Мин дә, популяр җырларым белән беррәттән, халкыбызның милли моңнарын күбрәк яңгыратырга тырыштым. Шул рәвешле, читтә яшәүче милләттәшләребезнең күңелләрен милли моңнарыбыз белән җылыттым, - дип яза танылган җырчы Инстаграмдагы шәхси сәхифәсендә. Әфарин Канада татарларына! Әфарин үз телләрен һәм милли йолаларын саклаучы милләттәшләребезгә.

https://kiziltan.ru/

Фото: http://tatarlar.org

Чәршәмбе, 25 июль 2018, 11:41