Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 13 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

27 июльдә кичке тугыздан соң татарстанлылар Ай тотылуны карый алачак.

Шулай ук Марс, Венера, Юпиттер планеталарын да күрү мөмкинлеге булачак.  Ә казанлылар исә КФУның Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы верандасында телескоплар аша әлеге күренешләрне күзәтә алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Бу көнне XXI гасырда дәвамлылыгы буенча иң озын Ай тотылу күзәтеләчәк. Өлешчә ай тотылу фазалары Мәскәү вакыты белән 20.14 сәгатьтә башлана, ә тулысынча Ай тотылу 22.30 сәгатьтә булачак һәм ул 103 минут дәвам итәчәк.
«Бу кызгылт төскә кергән Айны төн уртасына кадәр күзәтергә мөмкин булачагын аңлата, — дип языла университет сайтында КФУның Физика институты хезмәткәре  Алмаз Галеев сүзләренә сылтама белән.  – Уникаль туры килү очрагы буларак, шулай ук бу төнне Марс җиргә якынаячак. «Кызыл планета» соңгы 15 ел эчендә иң якын аралыкта — 58 миллион километрда булачак. Мондый күренеш тагын 2035 елның 15 сентябрендә күзәтеләчәк».

http://maydan.tatar

Чәршәмбе, 25 июль 2018, 16:16