Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Haier кер юу машиналары заводын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада РФ президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Haier корпорациясе башлыгы Чжан Жуйминь, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Бүген без Россия белән Кытайның Татарстанда уникаль хезмәттәшлеген күзәтәбез. Бик кыска вакыт эчендә индустриаль парк булдырылды һәм көнкүреш электроникасы җитештерү буенча иң яхшы дөнья стандартларына туры килә торган завод төзелде. Якын киләчәктә индустриаль парк тулы куәтенә эшли башлар һәм безнең илләр арасында күп кенә сәнәгать предприятиеләрен һәм партнерлыкны үстерү өчен үрнәк булыр дип чын күңелдән ышанабыз», – диде Игорь Комаров.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов барысын да тантаналы вакыйга белән котлады һәм Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романовага һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага проектны тормышка ашыруга зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

"Кичә Казанда Worldskills 2019 дөнья чемпионаты тәмамланды. Кытай җыелма командасы-беренче, Россия җыелмасы икенче урында. Мин Кытай коллегаларын котлыйм. Россия дә яхшы чыгыш ясады, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә. Бу әлеге кешеләрнең заманча предприятиеләрдә яхшы һөнәри күнекмәләре белән эшләячәге турында сөйли. Владимир Путин чемпионатны уздыруга югары бәя бирде. Хезмәт кешесенең ярдәме бик мөһим. Ил президенты Кытай партнерлары белән безнең проектны тулысынча хуплый", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ил һәм республика җитәкчелегенә автокалада югары технологияле производство ачуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без икенче заводны ачабыз.  Суыткычлар җитештерү буенча беренче завод уңышлы эшли. Бүген анда 800дән артык чаллылы хезмәт куя һәм лаеклы хезмәт хакы ала. Яңа заводта 300дән артык кеше эшләячәк. Яр Чаллы шәһәре өчен бу-яңа мөмкинлекләр һәм яңа компетенцияләр. Бу уңышлы проект безнең илгә, күпмилләтле Татарстанга һәм Яр Чаллы шәһәренә хезмәт итәр дип ышанабыз", - диде ул.

Производствога инвестицияләр 56 млн доллар тәшкил иткән.

Завод соңгы буын инновацион технологик җиһазлар белән җиһазландырылган. Haier компаниясе өчен махсус булдырылган кер юу машиналары өчен компонентлар җитештерү буенча уникаль автоматлаштырылган линия елына кимендә 13 модель җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Предприятиедә ел саен 500 000гә кадәр кер юу машинасы җитештерелер дип планлаштырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кер юу машиналары заводы – Haier компаниясе индустриаль паркының беренче предприятиесе. Парк территориясендә катлаулы көнкүреш техникасы җитештерү белән шөгыльләнүче 12 завод барлыкка килер дип планлаштырыла.


Чәршәмбе, 28 август 2019, 15:00