«Эрасмус+» халыкара академик мобильлек программасы кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында Реймс шәһәре университеты, Труа һәм Шомон шәһәре укытучыларын әзерләү буенча югары мәктәбе, Шампань-Арден, Франция мөгаллимнәре булып китте. Биш көнлек визит дәвамында тәҗрибә уртаклашу булды: кунаклар университет укытучылары оештырган мастер-классларда катнаштылар, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентларына лекцияләр укыдылар. Рейм университеты укытучылары шәһәр мәктәпләренең математика һәм информатика укытучылары белән дә очраштылар. Лекторлар математика дәресләрендә цифрлы технологияләр куллану мөмкинлекләрен күрсәтте. Франциядә программалаштыруны башлангыч сыйныфларда укыйлар. Француз галимнәре үткәргән тикшеренүләр балаларның математик сәләтләрен үстерү өчен цифрлы технологияләрнең өстенлекле ролен күрсәтте.



Өч айлык стажировкага филология факультетыннан 5 студент барачак. Чынлыкта барырга теләүчеләр күбрәк, шуңа күрә "иң яхшыларны" сайлап алу булачак. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында "Халыкара инновацион педагогик технологияләр үзәге" булдыру турында Карар кабул ителде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 2 октябрь 2019, 15:33



