Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

"Безнең заман геройлары" республика премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Премия көндәлек тормышта батырлык кылган Татарстан Республикасы халкына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Алар – кыюлык һәм каһарманлык күренешләрен таләп итә торган һәм авыр минутларда ярдәмгә килергә сәләтле кискен ситуацияләрне игътибарсыз калдырмый торган гади кешеләр. Премия Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе тарафыннан оештырылды. Катнашу өчен гаризаларны 25 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк.

Бүләкләү өчен кандидат турында мәгълүматны катнашучы үзе формалаштыра, аерым очракларда, оештыру комитеты тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында басылган мәкаләләрне анализлауга, республика яңалыклары җыелмалары, профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга запрослар җибәрелергә мөмкин.

"Безнең заман геройлары" проекты Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елдан бирле эшли. 2014 елда, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның яшьләр белән очрашуында, проект хупланды һәм югары бәя алды.

Премия нигезнамәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Җомга, 13 ноябрь 2020, 14:44