Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның (Росмолодежь) физик затлар өчен оештырылган грант конкурсының беренче сезонында чаллылыларның өч проекты җиңү яулады.

Кичә Казанда җиңүчеләр белән ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов очрашты.

Әйтик, Александр Токаревның «Милли кухня турында» видеоблогы проекты (Студпроф.рф, «Нур» яшьләр үзәге) 1 млн 380 мең сум алачак. «Милли кухня турында» видеоблог тамашачыларны Россиянең төрле халыкларының яраткан ризыклары белән таныштырачак. Һәр чыгарылышта алып баручы йолдызлы кунак белән бергә арзан бәягә милли аш әзерлиячәк, чөнки яшь пешекчеләрнең ингредиентлар сатып алу өчен стипендия акчасы гына бар.  

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Эмиль Кирамовның «Хәрби форма тарихы» хәрби-тарихи күргәзмәсе» проекты 600 мең сум күләмендә финанс ярдәме алды. Проект хәрби-тарихи күргәзмә рәвешендә тормышка ашырылачак, аның старты яңа уку елы башлануга планлаштырылган. Күргәзмәне ачу педагогика университеты базасында узачак. Шулай ук күчмә чаралар да оештырылачак. Күргәзмәнең төп экспонатлары буларак төрле еллардагы (патша, совет заманнары, хәзерге Россия) хәрби формалар булачак.  

«Параллель» балалар-яшьләр иҗади иҗтимагый берләшмәсе активисты («Нур» яшьләр үзәге), А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы Дарья Кожевникованың «В ТАКТ» проектын тормышка ашыру өчен 78 мең сум акча биреләчәк. Проект музыка һәм музыкаль үсеш белән кызыксына торган 14-18 яшьлек яшьләргә юнәлдерелгән. Проект программасында төрле эш формалары каралган: интеллектуаль уеннар, иҗади ярышлар, мастер-класслар. Финал этабына әзерлек кысаларында иҗади юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла: җырлар өчен текстлар язу һәм артистны алга этәрү. Проектны тормышка ашырганнан соң, Яр Чаллы шәһәренең күп санлы яшүсмерләре һәм яшьләре үзләре өчен яңа булган – музыкаль юнәлеш белән танышачаклар, текстлар язу нигезләрен өйрәнәчәкләр, үзләрен артист ролендә сынап караячаклар.

Татарстаннан барлыгы 33 млн сумга 42 инициатива ярдәм алачак. Конкурс 15 номинация буенча үткәрелде.

«Без Яр Чаллы яшьләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм проектларын лаеклы дәрәҗәдә тормышка ашыруларын телибез, ә беренче конкурста финалга узмаучыларга быел көз көне булачак икенче конкурста катнашырга тәкъдим итәбез. Проектны камилләштерергә һәм аны кабат тәкъдим итергә мөмкин. Шулай ук «Иволга», «Таврида», «Территория смыслов» кебек федераль форумнарга теркәлү дәвам иткәнен искә төшереп китәсем килә, анда шулай ук 10нан артык номинация буенча грант алу өчен гариза бирергә мөмкин. Әгәр сезнең идеягез бар һәм сез грант алу бәйгесендә катнашырга теләсәгез, сез безнең яшьләр үзәкләренең теләсә кайсысына мөрәҗәгать итә аласыз, анда сезгә аңлатма бирәчәкләр һәм гариза бирергә булышачаклар. Без Яр Чаллы шәһәренең бөтен яшьләре өчен ачык!», – ди яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева.

Сишәмбе, 7 июнь 2022, 15:56