Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия көне алдыннан шәһәрнең тантаналар сараенда бәйрәм чарасы узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты: «Безнең шәһәребез үзенчәлекле. Без Россия Федерациясенең иң эре сәнәгать үзәге булып торабыз, илебез икътисадын тәэмин итү буенча мөһим стратегик бурычны үтибез. Яр Чаллыда автомобиль төзелеше, машина төзелеше продукциясе, азык-төлек, эшкәртү сәнәгатенең киң линиясе җитештерелә. Биредә эре энергетика егәрлекләре, төзелеш индустриясе, ел саен 300 мең кв. метр торак тапшырыла.

Без актив рәвештә социаль объектлар да төзибез. Шәһәрнең визит карточкасы – сыйфатлы юллар. 2015 елдан бирле без ел саен мәктәп төзибез, быел иң зурысын – 1500 урынга исәпләнгән белем йортын төзибез. Без сезнең белән бергә соңгы елларда 20 яңа балалар бакчасы төзедек. Шәһәрдә яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Беренче төзүчеләребез тарафыннан салынган яхшы традицияләрне бүген яшь буын чаллылылар дәвам иттерә һәм үстерә. Без барыбыз бергә иҗади режимда эшлибез», – дип билгеләде мэр.

Наил Мәһдиев чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән 78 нче Пушкин пролицее директоры Гөлнара Гарипова бүләкләнде.

Сайлау кампанияләрен әзерләү һәм үткәрү буенча уңышлары өчен 5 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Лидия Ермакова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасын мәгълүмат белән тәэмин итү идарәсенең 1 нче разрядлы белгече Роберт Вәлиев Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге, җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкарма комитетның мәгариф идарәсенең гомуми белем бирү бүлеге башлыгы Лидия Золотарева «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Эчке эшләр органнарында мактауга лаеклы хезмәте, хокук тәртибен ныгытуга керткән зур шәхси өлеше өчен Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенроссия институтының Яр Чаллы шәһәре филиалы башлыгы урынбасары Дмитрий Николаев шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук 11 нче мәктәп директоры Елена Мосолкова, 8 нче мәктәп директоры Ирина Шумакова, 33 нче мәктәп директоры Ольга Силаичева, 22 нче мәктәп директоры Николай Осипов, 7 нче мәктәп директоры урынбасары Ирина Галкина, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының әйдәүче белгече Рамил Ситдыйков.

Кунаклар алдында Нияз Хаматшин, Айзилә Вахитова, Олеся Шимон, «Вольница» вокаль ансамбле һәм «Татарстан» бию ансамбле чыгыш ясады.  

Чәршәмбе, 8 июнь 2022, 17:19