24 гыйнварда көндезге сәгатьләрдә «Бигеш» аэропортына «Дакар-2018» раллие җиңүчеләре — «КАМАЗ-мастер» командасын алып кайтучы самолет төшәчәк.
Алар 1 һәм 3 нче урыннар өчен халыкара ралли-рейды трофее булган «бедуин»нарны (күчмә гарәп) алып кайта.
Билгеле булганча, «Дакар-2018» нең 40 нчы, юбилей марафонында, йөк машиналары арасында Эдуард Николаев җитәкчелегендәге экипаж беренче урынны яулады. Өченче урын — Айрат Мәһдиев экипажында.
Самолет Бигешкә 16.30 сәгатьтә төшәчәк. Җанатарларга машина кую урынына кергәндә «Дакар-2018» паролен әйтергә кирәк булачак.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 гыйнвар 2018, 16:35