Казанда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының республикакүләм финалы тәмамланды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Җиңүчеләрне ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүләкләде. Егетләр арасында Чаллының 28нче мәктәбе - беренче, Баулының 7нче мәктәбе - икенче, Кукмара районының А.М.Булатов исемендәге лицее командасы өченче урынны яулады.
Кызлар командалары арасында Чаллының 10нчы мәктәбе - беренче, Балтач гимназиясе - икенче, Казанның 156нчы мәктәбе өченче урынга лаек булды.
Мәктәп укучылары өч көн дәвамында УНИКС баскетбол клубының төп мәйданында – «Баскет-холл»да ярышты.
«КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Татарстанның иң көчле командалары Идел буе федераль округы чемпионаты финалында республика данын яклаячак.
ИА "Татар-информ".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 20 февраль 2018, 14:11