26 марттан “ЮВТ-Аэро” авиакомпаниясе Казаннан Ярославльгә яңа рейс ача. Рейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе булачак, дип хәбәр итә авиакомпания матбугат хезмәте.
Казаннан очып китү вакыты 16.40 сәгать, Ярославльдан – 18.40. 50 кеше сыйдырышлы CRJ-200 самолетының юлда булу вакыты 1 сәгатьтән артык. Рейсларга билетлар сатыла башлаган.
“Рейслар Россия Һава транспорты федераль агентлыгы, Ярославль өлкәсе һәм Татарстан Республикасы ягыннан консолидацияләнгән бюджеттан субсидияләү хисабына башкарылачак”, - диелгән компания хәбәрендә.
Ярославль өлкәсе белән Татарстан арасындагы туры авиаочыш туристлык һәм инвестицион мөмкинлекләр ачачак, дип белдерә “ЮВТ-Аэро” авиакомпаниясе директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Станислав Козленко.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 март 2018, 11:18