“Үлемсез полк” халык хәрәкәте “Ватанны саклаучы хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау” һәм “Архив батальоны” проектлары кысаларында сугышчылар күмелгән урыннарны эзләү белән шөгыльләнә.
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады” принцибын тормышка ашырып, проектта катнашучылар халык хәтерен уяу сакларга омтылалар.
Әгәр сезнең гаиләдә сугыш елларында хәбәрсез югалган кеше бар икән, алда әйтелгән проектларның сайтларына мөрәҗәгать итә аласыз.Биредә туганыгызның язмышын, аның күмелгән урынын ачыкларга ярдәм итәчәкләр. Бу эш белән үткән тарихка битараф булмаган ирекле эзләүчеләр шөгыльләнә.
shahrichalli.ruПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 май 2018, 10:19