4 майда Казанда «Korston Club Hotel»да «Татарстан чибәре-2018» матурлык бәйгесе узды, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа» басмасы.
Чаллыдан әлеге титул өчен көрәшергә 11 кыз барды. Шулай да барлык сынауларны узганнан соң, җиңүче булып Казан кызы Гөлфия Гыйләҗева танылды. Чаллылылар исә беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулады:
«Татарстанның беренче чибәре» — Аделина Миңнеханова;
«Татарстанның икенче чибәре» — Екатерина Козлова;
«Татарстанның өченче чибәре» — Альбина Харрасова;
«Татарстанның фотомодель чибәре» — Аделина Игошевa.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 7 май 2018, 10:14