«Изге Болгар җыены»нда Әлмәтнең «Ашале» оешмасы осталары әзерләгән зур чәкчәкне тәкъдим иттеләр.
Зурлыгы белән барысын да шаккатырган татар милли ризыгыннан теләгән һәр кеше авыз итә алды.
Исегезгә төшерәбез, мөселманнар «Изге Болгар җыены»на 21 июльдә җыелды. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Россиянең төрле өлкәләреннән дәрәҗәле кунаклар, меңләгән мөселман кешесе килгән иде.
http://maydan.tatarФото: https://islam-today.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 июль 2018, 14:16