Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

26 август көнне Мәскәүдә Иван Ярыгин исемендәге Көрәш сараенда Россия халыкларының олимпия төрләренә кермәгән милли көрәш буенча фестиваль уза. Чара Мәскәү шәһәре көнен бәйрәм итү кысаларында уздырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Фестиваль программасына билбау көрәше белән беррәттән герпплинг көрәше буенча турнир да кергән. Моннан тыш, катнашучылар себер халыклары көрәшен тәкъдим итәчәк, үз-үзеңне яклау буенча да күрсәтмә чыгышлар, көрәш буенча чемпионнар һәм ветераннар белән очрашу узачак, балалар өчен күңел ачу программалары, милли ашлар ярминкәсе, күргәзмәләр каралган.

Фестивальнең тантаналы өлешендә милли киемнәр, Россия халыкларының җыр һәм бию концерты тәкъдим ителәчәк.

 https://tatar-inform.tatar/

Якшәмбе, 26 август 2018, 14:22