КФУ ректоры Илшат
Гафуров 1 ноябрьдән укытучыларның хезмәт хакы артачагын әйтте. Ул бу хакта «Татмедиа»
АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда хәбәр итте.
«Укытучыларга база хезмәт хакын күтәрәчәкләр. Күптән
түгел без аны 5 процентка арттырдык, 1 ноябрьдән хезмәттәшләр яңача исәпләнгән
хезмәт хакы алачак. Ул төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югары», -
диде Илшат Гафуров.

Илшат Гафуров югары уку йортында профессорларның
хезмәт хакы нефтьчеләрнекенә караганда югарырак диде. Төгәл саннар
кызыксындырган кешеләргә уку йортының рәсми сайтында мәгълүмат булуын әйтте.
Илшат Гафуров белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 22 октябрь 2018, 14:56