Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда #ИскусствоЖить (Яшәү осталыгы) социаль реклама конкурсының өченче сезонында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Бу юлы иҗади яшьләр өчен конкурс II «Кечкенә геройлар форумы»кысаларында узачак.

14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар тәкъдим ителгән темаларның берсен сайлый алалар: «Ныклы гаилә» (гаилә кыйммәтләрен гәүдәләндерү, гаиләдә көч куллануга каршы тору һ.б.), «Безнең заман геройлары» (замананыңгерой балалары турында эшләү), «Балалар куркынычсызлыгы»  (юл хәрәкәте темасына өлкәннәрнең һәм балаларның үз-үзләрен тоту турында роликлар).

Катнашу өчен 2018 елның 25 ноябренә кадәр ZIP яки RAR архивы рәвешендәге гариза һәм конкурс материалын  molgvardia.tatar@gmail.com почтасына җибәрергә кирәк. Хатта элемтә өчен мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Иң яхшы эшләр Мәскәүдәге кечкенә геройлар форумының күргәзмә программасында тәкъдим ителәчәк.

Конкурс турында мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

Сишәмбе, 20 ноябрь 2018, 11:49