Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллының картиналар галереясендә яңа проект – «Кояшлы рәсем» старт алды, ул мөмкинлекләре чикләнгән затларны социаль адаптацияләү өлкәсендә эшчәнлеген тормышка ашыра. Проектта катнашучылар – билгеле бер вакытка Картиналар галереясендә экскурсовод булачак инвалид кызлар. Ай ярым дәвамында алар ораторлык осталыгына, халык алдында чыгыш ясау күнекмәләренә, гравюралар техникасына өйрәнделәр, күргәзмә турында мәгълүмат тупладылар.

5, 6, 12 һәм 13 октябрьдә сәгать 10:00 сәгатьтән башлап һәр теләгән кеше Картиналар галереясендә була ала. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый проект Татарстан Республикасында гына түгел, ә Россиядә дә беренче тапкыр гамәлгә ашырылачак.

Пәнҗешәмбе, 3 октябрь 2019, 16:44