Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 12 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 28 октябрьдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Кама башлангычы» милли мәдәниятнең төбәк фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларында үткәрелә. Катнашучы шәһәрләр географиясе даими рәвештә киңәя һәм Татарстан шәһәрләренең мәдәни-мәгариф киңлеген үз эченә ала. Быел Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зәй, Әлмәт, Саба районы, Чирмешән районнары коллективлары һәм башкаручылары үз иҗатларын тәкъдим итәчәк.

Фестиваль номинацияләре: «Вокал-соло», «Вокал ансамбльләр», «Хореография», «Нәфис уку»,«Фольклор-йола куелышлары»,«Декоратив-гамәли сәнгать», «Сынлы сәнгать», «Милли костюм» һәм башкалар.  

Фестивальне үткәрү графигы биредә тәкъдим ителгән.

Якшәмбе, 27 октябрь 2019, 11:18