Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанның 16 торак пунктында күчмә урам театры чыгыш ясаячак. Артистлар Яр Чаллыда 30 декабрьдә булачак: аларның чыгышларын ЗЯБ бистәсендә урнашкан чыршы янында 15:00 сәгатьтә; Габдулла Тукай исемендәге яр буенда 17:00, Үзәк мәйданда 19:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Труппа «Снеговик» дип исемләнгән - актерлар белән тамашачылар арасында төзелгән яңа ел спектаклен тәкъдим итәчәк.

Беренче тапкыр 2016 елда гамәлгә ашырылган проектта быел Казан театр училищесы студентлары катнаша, алар урам сәнгатенә, клоунадага, пантомима һәм пластикага Мәскәүнең  «Высокие братья» театры актерларыннан һәм режиссерларыннан өйрәнде. 10 көн эчендә театр труппасы 24 әкияти тамаша күрсәтәчәк.

Шимбә, 28 декабрь 2019, 13:38