Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында яшәүче Анна Антоновна Строкина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Анна Антоновна Ульяновск өлкәсендә туа. 1939 елда гаилә Мамадыш шәһәренә күчеп килә. 7 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында төрле эшләрдә эшли. 

Бераздан Бөек Ватан сугышында катнашкан Дмитрий Тимофеевич Строкинга кияүгә чыга. 63 ел бергә гомер итәләр.  Ул һәм кыз үстерәләр. Хәзер ветеранны дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы сөендерә. Анна Антоновна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Шимбә, 8 февраль 2020, 12:53