Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллыда «Подросток» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәгенең «Бригантина» хоккей кортында Чаллы шәһәре буенча  Россия Федерациясе Пенсия фонды Кубогына алкалы хоккей буенча традицион турнир старт ала. Турнирда дүрт ишегалды командасы катнашачак: «Бригантина», «Юность», «Импульс», «Смена».

25 февральдә турнир нәтиҗәләре билгеле булачак. Ярышлар нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды Кубогына турнир ел саен Пенсия фонды башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов инициативасы белән үткәрелә.

Дүшәмбе, 17 февраль 2020, 10:34