Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

 Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрван Мөдәрис улы Хәлимовка 90 яшь тулды. Аңа Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Мәрван Мөдәрис улы Оренбург өлкәсенең Иске Шалты авылында туа. Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Оренбург шәһәрендә педагогик белем ала. Пенсиягә чыкканчы туган авылында укытучы булып эшли.

2015 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Мәрван Мөдәрис улы дүрт бала тәрбияләп үстергән, аның сигез оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Җомга, 18 сентябрь 2020, 15:37