Бүген Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Капиталина Ивановна Бердникова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил
Мәһдиев исеменнән котладылар.
Капиталина Ивановна Свердловск өлкәсенең Талицкий районы Түбән Катарач
авылында күп балалы гаиләдә туа. Туган авылында җиде сыйныф тәмамлый.
Сугыш вакытында колхозда төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң район башкарма
комитетында хезмәт куя. Лаеклы ялга Талица шәһәре Башкарма комитетының 1 (яшерен) бүлеге башлыгы вазыйфасыннан китә. Яр Чаллыда 2017
елдан бирле яши.
Капиталина Ивановнаны ике баласы, өч оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә. Ул
«Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь
хезмәт өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 9 ноябрь 2020, 13:34