Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 16 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бөек Ватан сугышы ветераннары Лидия Васильевна Самофалова һәм Дөлхаза Фатыйх кызы Талыйпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәләр. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Лидия Васильевна Самофалова Саба районының Завод-Нырты авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1955 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «КАМАЗ» предприятиесендә эшләгән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дөлхаза Фатыйх кызы Талыйпова Минзәлә районының Дусай-Кичү авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә хезмәт куя. 1952 елда кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ит комбинатында эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 2 сентябрь 2021, 09:13