Комсомол районының Мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы районнары гармунчылары һәм курайчылары катнашында" Җырлы, гармунлы, курайлы жэй!" бәйрәм программасы узды. Биредә халык көйләрен башкардылар. Бәйрәмне "Энергетик" мәдәният сараеның, шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары да бизәде.


Шишкинский бульварында балалар һәм яшүсмерләр өчен "милли иҗат Салават күпере " дигән күңел ачу программасы оештырдылар.


Кереселидзе бульварында 46-47 микрорайонда яшәүчеләр өчен "Заман" яшьләр үзәге хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан «Туган җирем Татарстан» дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 июль 2022, 16:07









