Тантаналы чарада Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов шәһәргә ярдәм иткән өчен Россия хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы Рәисенә Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде.

Юлны Казанның «Волга-Автодор» компаниясе ремонтлады. Чара барышында алдынгы хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 октябрь 2025, 11:10