Мы в социальных сетях

Муниципаль контроль-хисап органнары Союзы (МКХО) 2002 елның 13 маенда Балтыйк буеның Светлогорск шәһәрендә үткәрелгән беренче Бөтенроссия конференциясе карары белән төзелде.

Конференциядә кабул ителгән Декларациядә билгеләнгәнчә, МКХО Союзының максаты – муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеш бурычларын хәл итүгә, муниципаль берәмлекләрнең финанс һәм матди ресурслары белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә муниципаль контроль-хисап органнарының көчләрен берләштерү.

Хәзерге шартларда МКХО Союзы үз әгъзаларының һәм катнашучыларның – муниципаль контроль-хисап органнарының практик эшчәнлеген муниципаль финанс контроле органнарының Россиянең озак сроклы бюджет стратегиясен тормышка ашыруда актив катнашу, илнең социаль икътисадый үсешенә, аларга ирешүнең Россия Федерациясе Президентының «2012 – 2014 елларда бюджет сәясәте турында» Россия Федерациясе Федераль Җыелышына 2011 елның 29 июнендәге Бюджет юлламасында билгеләнгән механизмнарын финанс һәм норматив-хокукый тәэмин итүгә, МКХО практикасына нәтиҗәлелек аудитын һәм стратегик аудит кертүгә юнәлтелгән бурычларын хәл итүгә туплый.

МКХО Союзы рәисе МКХО Союзы эшчәнлегенә гомуми җитәкчелекне гамәлгә ашыра һәм идарәнең даими рәвештә эшләп килүче коллегиаль органы – Президиумны җитәкли. 2013 елның 1 июненә МКХО Союзы Президиумында 18 кеше исәпләнә. Аның составында – федераль округлар буенча МКХО Союзы вәкилләреннән 8 рәис һәм МКХО союзының эшче органнары (комиссияләре) рәисләре.

МКХО Союзы Рәисе 2002 елның июненнән Россия Контроль-хисап органнары Ассоциациясе Президиумы әгъзасы. МКХО Союзы вәкилләреРоссия Контроль-хисап органнары Ассоциациясенең барлык комиссия составларына да керә.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы Рәисе Т.В. Шливе 2013 елдан Идел буе федераль округында ревизия эшенә җаваплы булып, МКХО Союзы вәкиллеге Советының контроль һәм эксперт-аналитик эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча комиссия әгъзасы санала.

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Контроль-хисап палатасы Рәисе Т.В. Шливе 2018 елның февраленнән Идел буе федераль округында МКХО Союзы вәкиллеге рәисе урынбасары итеп расланды.

Вторник, 29 января 2019, 16:27