Мы в социальных сетях

АКСОР

Россиянең контроль-хисап органнары Ассоциациясе 

Ассоциация Россия Федерациясенең Хисап палатасын, барлык Россия Федерациясе субъектларының контроль-хисап органнарын һәм Муниципаль контроль-хисап органнары союзын берләштерә. 

Ассоциация кысаларында контроль-хисап органнарының контроль-ревизия һәм эксперт-аналитик эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бердәм методологик якын килүне формалаштыруга аеруча игътибар бирелә. 2012 елда Россия Федерациясе Хисап палатасы тарафыннан тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контроле стандартларына Гомуми таләпләр расланды.

Ассоциациянең югары идарә органы булып әгъзаларның гомуми җыелышы – Ассоциация Конференциясе санала. Ассоциация ел саен еллык гомуми җыелышын үткәрергә тиеш (алга таба – чираттагы Ассоциация Конференциясе).

Чираттагы Ассоциация Конференциясе ел саен Ассоциация Президиумы билгеләгән срокларда чакырыла. Еллык Ассоциация Конференциясеннән тыш үткәрелгәннәре чираттан тыш дип санала.

Ассоциация Конференциясенең эшенә Ассоциация Рәисе җитәкчелек итә.

Четверг, 14 марта 2019, 09:11