Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 22 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Дәүләт Советы утырышында "Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары биру турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында" Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Нәтиҗәдә, федераль бюджеттан бирелгән кредит бурычлары реструктуризацияләнә. Бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Раслауга тәкъдим ителә торган өстәмә килешүләр белән, федераль бюджеттан бирелгән бюджет кредитлары буенча Татарстан Республикасы йөкләмәләрен 5 млрд 731 млн 143 мең сумга кыскарту күздә тотыла.

Федераль үзәк бурычларны 2024 елга кадәр 7 ел эчендә түләп бетерү мөмкинлеге бирә. 2018-2019 елларда ел саен 286 млн 557 мең сум (бурычның 5 проценты) түләп бару ниятләнә; 2020 елда – 573 млн 114 мең сум (әҗәтнең 10 проценты); 2021– 2024 елларда – ел саен 1 млрд 146 млн 229 мең сум (бурычның 20 проценты). Шулай өлешләп түләгән өчен еллык 0,1 процент күләмендә ставка каралган.

Законны кабул итү Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә акчалар бүлеп бирүне таләп итми.

Сишәмбе, 20 февраль 2018, 14:36