Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре Омск өлкәсеннән килгән коллегалары белән тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Омск өлкәсе сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Дмитрий Вьюшков, 9нчы Клиник медицина-санитария бүлегенең баш табибы Юрий Шаповалов, 1нче ашыгыч медицина ярдәменең ДКХ баш табибы Александр Мураховский, Омск неврология кафедрасы мөдире, профессор Алексей Рождественский эшлекле визит белән Татарстанга килеп киттеләр.
Очрашу барышында делегация әгъзалары Яр Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Кан тамырлары үзәгенең эшен оештыру тәҗрибәсен өйрәнделәр. Кунаклар кабул итү-диагностикалау бүлеге белән таныштылар, пациентлар тарафыннан диагностик тикшеренүләрне узуларның алгоритмын һәм баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы белән авыручылар өчен неврология бүлегенең эшен өйрәнделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 июль 2018, 13:33



