Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Дүшәмбе, 15 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә  куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».

Янгын сүндерү системасын планлы ремонт барышында яңарту каралган.

Билгеләп үтик, шәһәр казнасыннан Яр Чаллыдагы балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең куркынычсызлык системасын ныгытуга 200 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде.

«Бу – видеокүзәтү, хәбәр итү, киртәләр, коймалар системасы, террорчылыкка каршы, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килгән бөтен нәрсә», - дип ассызыклады шәһәр хакиме.

Наил Мәһдиев шулай ук капиталь ремонтка мохтаҗ булган социаль объектлар исемлеген дә билгеләп үтте: «Олимпийский» спорт комплексын, «КАМАЗ» мәдәният сараен капиталь ремонтлау кирәк, Сара Садыйкова исемендәге концерт залын ремонтлауга тотынырга кирәк. Моның өчен гаять зур финанс ресурслары кирәк. Бүген без акча эзлибез, тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез».

Дүшәмбе, 17 гыйнвар 2022, 11:02