Яр Чаллыда ишегалды бәйрәмнәре старт алды. Кичә ул 11 комплекста узды. Бәйрәм чарасында үзәк район хакимияте башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.


Бәйрәмдә пылау белән сыйладылар. Шулай итеп 11 комплекста яшәүчеләр "Безнең ишегалды"программасы кысаларында башкарылган яхшы һәм оператив эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Биредә «Камавтодор» һәм «ПСК» хезмәткәрләре эшли.


Быел Үзәк район территориясендә «Безнең ишегалды» программасы 4,5,6,11,17,41 комплексларында һәм 58/12 ишегалдында тормышка ашырыла.
Территорияне төзекләндерү вакытында юллар яңартылды, яктырту баганалары, яктырткычлар алыштырылды, чүп контейнерларын урнаштыру урыннары билгеләнде, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелды, балалар өчен уен һәм спорт элементларын урнаштыру төгәлләнеп килә. Шулай ук яшел зона төзекләндерелде: кара туфрак кертелде, газон чирәме чәчелде, көз көне агачлар утырту планлаштырыла.


2022 елда Яр Чаллыда барлыгы 119 ишегалды төзекләндереләчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 5 август 2022, 08:42



