Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Конкурста кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына караган шәхси эшмәкәрләр, учредительләр, юридик затлар җитәкчеләре катнаша ала. Эшмәкәр үзе дә, шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә һәм коммкрцияле булмаган оешмалар, шулай ук Эшмәкәрлеккә ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмалар да гариза бирә ала. Быел «Җитештерү өлкәсендә ел эшмәкәре», «Сәүдә өлкәсендә ел эшмәкәре», «Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел эшмәкәре», «Җәмәгать туклануы өлкәсендә ел эшмәкәре», «Төзелеш өлкәсендә ел эшмәкәре» номинацияләре тәкъдим ителгән.

Жюри эшмәкәрләрнең финанс күрсәткечләрен, шулай ук гамәлгә ашыру, җитештерү үсеш темпларын караячак. Конкурска РФ законнары белән тыелган эшчәнлек алып баручы компанияләр; алкогольле һәм спиртлы продукция, тәмәке продукциясе сатучы компанияләр; азартлы уеннар оештыручы яки үткәрүче компанияләр; бетерелү яки үзгәртеп кору стадиясендә булган; барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш дәүләт фондларының бюджетларына түләүләр буенча бурычлар һәм хезмәткәрләргә эш хакы буенча бурычлары булган компанияләр кертелми.

Гаризаларны сайлап алганнан соң комиссия катнашучылар өчен интернет-тавыш бирү үткәрә. Гаризалар 7 декабрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә: tpp.info@mail.ru тулырак белешмәләр 57-38-12 телефоны буенча. Гариза формасы белән биредә танышырга мөмкин.


Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 13:34