Мы в социальных сетях

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортының концерт залында «Дус-туганлык – иң зур байлык» дип аталган 26 нчы милли мәдәният фестивале концерты ачылды. Фестивальнең беренче көне Идел буе халыклары иҗатына багышланган иде. Бәйрәм кунаклары өчен Идел буе халыкларының милли киемнәре, көнкүреш әйберләре һәм ашамлыклары күргәзмәсе оештырылды. Бу кичне сәхнәдә чуваш, мордва, мари, удмурт, башкорт җәмгыятьләре, татар һәм рус ансамбльләре чыгыш ясады.

Фестиваль КАМАЗ тарихына багышланган фильм күрсәтүдән башланды. Концертны ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина һәм «Ретро» хореография ансамбле «Яр Чаллы» җыры белән ачты. Бәйрәм кунаклары һәр коллективның номерларын шатланып каршы алдылар һәм артистларга үзләренең елмаюларын һәм алкышларын бүләк иттеләр. Концертны алып баручы Вероника Шокилбаева җылылык атмосферасы тудырды. Концертны «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты балетмейстеры Рәсимә Хәйбуллиначыгышы төгәлләде. Валентина Сидорова, Лилия Мортазина һәм Рэм Кәримов тарафыннан башкарылган «Эх, Россия» җыры барышында сәхнәгә концертта катнашкан халык вәкилләре чыкты.


Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 13:14