Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Спорт сөюче Чаллы–2019» Спартакиадасы кысаларында предприятиеләр һәм оешмалар арасында бадминтон ярышлары булды. Ул «Заря» спорт мәктәбе базасында оештырылды. Район ярышлары йомгаклары буенча 1 урынны шәһәрнең мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Павел Теплов һәм Юлия Константинова командасы яулады. 2 урында – 33 нче мәктәпнең Сергей Осипов һәм Миләүшә Сиряева, 3 нче урында – 34 нче мәктәпнең Валерий Кметя һәм Ландыш Моисеева составындагы командалар. Призлы урыннар яулаган командалар грамоталар белән бүләкләнделәр һәм финалга чыктылар.

Оешма һәм предприятиеләр арасында исә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: шәһәрнең мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы командасы – 1, Яр Чаллы ТЭЦы командасы – 2, 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы – 3 урында.

Финал ярышлары җиңүчеләренә һәм призерларына шәһәр Башкарма комитеты физик культура һәм спорт идарәсенең грамоталары, медальләре һәм кубоклары тапшырылды.

Дүшәмбе, 2 декабрь 2019, 16:09