Мы в социальных сетях

7 декабрьдә «Казан» Халыкара ат спорты комплексында «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестивале узачак. Ярминкәгә Яр Чаллының социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары чакырыла. Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыктагы коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы социаль практикалары тәкъдим ителәчәк. «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестивалендә, шулай ук 2019 елда «Иң яхшы муниципаль иҗтимагый совет» республика конкурсларында, «Минем беренче инициативам» һәм «Игелекле эшмәкәр» һәм Татарстан Республикасының муниципаль районнарында «Иң яхшы эшмәкәрләр советы» конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Фестивальгә социальнаяярмарка.рф сылтамасы буенча теркәлергә була. Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында: www.oprt.tatarstan.ru һәм 567-80-98, 567-80-97, 567-80-93 телефоннары аша белергә мөмкин.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 14:32