Мы в социальных сетях

11 һәм 12 декабрьдә 16:00дән 19:00гә кадәр 15 нче балалар иҗат йортында «Солдат язмышы» җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Бу – бөтенроссия проекты, ул шәһәр халкына Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар турында мәгълүмат табарга ярдәм итә. Яр Чаллыда аны Ольга Шистерова җитәкчелегендә «Флагман» эзтабарлар отрядында катнашучылар гамәлгә ашыра. Җәмәгать кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать иткәндә эзтабарларга эзләнә торган кешенең исем-фамилиясен, атасының исемен, туган көнен һәм туган урынын, хәрби хезмәткә чакырылган урынын һәм хәрби часть номерын бирергә кирәк. Эш итү турында тулырак мәгълүматны 8-996-952-95-37 телефоны аша алырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 12 декабрь 2019, 14:20