Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының өч КВН командасы Сочида 31 нче халыкара КИВИН-2020 фестивалендә катнашты. Алар - «Экспериментальный кружок», «Ингеборга Дапкунайте», «Сборная съёмной квартиры» командалары. Барлык командалар да фестивальдә югары рейтинг алдылар, бу аларга КВН Халыкара Советының рәсми лигаларында уйнау мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, фестиваль нәтиҗәләре буенча икенче ел рәттән КВН югары лигасына 2019 ел сезонында финалда икенче урынны алган «Татнефть» командасы эләкте. Бу командада ике чаллылы - Максим Яценко һәм Рафаэль Насыйбуллин уйный. Быел шулай ук КВН Премьер-лигасында «Лица республики» (Уфа шәһәре) командасы катнашачак.

Җомга, 31 гыйнвар 2020, 10:19