Информация:
- Элемтә өчен мәгълүмат
- Үзәк районы территориаль иҗтимагый үзидарәләре
- Гомуми мәгълүмат
- Җәмәгать киңлекләрендә үткәреләчәк чаралар планы
Описание:
Күзәтү мәкаләсе
Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе буларак, Үзәк районы хакимиятенең максаты – җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне гамәлдәге законнар нигезендә хәл итү.
Хәбибуллин Фидәрис Фәндәвис улы – Башкарма комитетның Үзәк районы хакимияте Башлыгы
Урынбасарлар:
Кашапова Эльвера Әхмәтнур кызы – Аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы
Рәҗәпов Артур Җәүдәт улы – торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы;
Гыйльметдинова Эльмира Илгизәр кызы – мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы;
Район территориясенең мәйданы – 5 303 га, халкы – 210 571 кеше. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары – 630 кеше, күп балалы гаиләләр – 543, инвалидлар – 3 018, чернобыльчеләр – 101, әфганчылар – 1 753, Мактаулы гражданнар – 34.
Башкарма комитетның Үзәк районы хакимияте Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының аерымланган структур бүлекчәсе булып санала, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы территориясендә идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра.
Район структурасында түбәндәге бүлекләр эшли:
1) оештыру эшләре бүлеге, тел.: 47-55-59;
2) территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге (бүлек башлыгы – Коровина Светлана Викторовна), тел.: 47-55-49;
3) халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (бүлек башлыгы – Нигъмәтуллина Эльвира Нәсим кызы), тел.: 47-55-32;
4) мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге, тел.:47-55-58;
5) торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге, тел.: 47-55-61;
6) халык белән эшләү бүлекчәсе (бүлекчә мөдире – Билалова Ильмира Мөслим кызы), тел.: 47-55-72;
7) балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (комиссия бүлегенең җаваплы секретаре – Ибраева Елена Николаевна), тел.: 47-55-76.
Район хакимияте район территориясендә түбәндәгеләрне тәэмин итә:
- халыкны кабул итү, гражданнар мөрәҗәгатен карап тикшерү һәм алар буенча кирәкле чаралар күрү;
- территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү;
- халыкны социаль яклау һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү;
- территорияләрне тиешенчә карап тору, төзекләндерү һәм яшелләндерү;
- торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын тиешенчә карап тоту;
- социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыру, мобилизация әзерлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык төр милек оешмалары эшчәнлеген координацияләү;
- халыкка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру;
- шәһәрнең җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә башка вәкаләтләр башкару.
Үзәк районы территориясендә 32 комплекс (1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 9, 11, 12, 13, 14, 16, 17, 18, 19, 31, 35, 36, 37, 38, 39, 40, 41, 42, 43, 44, 45, 56, 58, 59, 60), «Чаллы Яр» шәхси секторы урнашкан.
Торак фонды 566 күпфатирлы һәм шәхси торак йортлардан тора. Аларга 13 идарәче компания хезмәт күрсәтә: «Энтузиаст» ҖЧҖ, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Паритет» ИК ҖЧҖ, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ, «Электротехниклар» ИК ҖЧҖ, «Строим будущее» ИК ҖЧҖ, «Центральный» ИК МУП, «Дом и Ко» ҖЧҖ, «Татпромтек» ТЭК ҖЧҖ, «Камазжилбыт» ҖЧҖ, «Жилбытком-Сервис» ИК, «Санрайс Сити Менеджмент» ҖЧҖ, «Альянс ЖилСервис» ҖЧҖ.
Үзәк районында 29 территориаль иҗтимагый үзидарә уңышлы эшләп килә.
Район территориясендә шәхси сораулар буенча кабул итәләр:
Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Когогина Әлфия Гомәр кызы. Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе: Академик Рубаненко урамы, 7 йорт (Яңа шәһәр, 3/18, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе), сишәмбе – 13 – 17, җомга – 10 – 12 сәгатьләрдә, алдан язылу өчен телефон: 37-45-49.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары:
1. Николаев Олег Юрьевич – шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе. Кабул итү түбәндәге адрес буенча: Раскольников урамы, 45 (38/09а) йорт, «Волгопромпроект» ҖЧҖ, 6 нчы офис, тел.: 32-84-86, 32-84-83;
2. Шамилов Илдар Әсхәт улы – Татарстан Республикасының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча дәүләт комитеты әгъзасы. Кабул итү түбәндәге адрес буенча: Энтузиастлар бульвары, 11 (3/08) йорт, 202 кабинет, һәр айның 2 нче чәршәмбесендә 18.00 дән 19.00 сәгатькә кадәр. Язылу өчен телефон: 89600704060 (депутат ярдәмчесе Мифтахов Булат Мөнир улы).
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатлары:
1. Зубрилова Лариса Александровна – «Молодежный» 7 нче бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП (36/6-2), тел.: 37-47-54; 37-47-63; 89063321580
2. Елантьев Андрей Владимирович – «Прибрежный» 8 нче бермандатлы сайлау округы буенча, тел.: 46-04-01
3. Алимбәков Ринат Таһир улы – «Чулман» 9 нчы бермандатлы сайлау округы буенча, 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе (42/18), тел.:37-37-13;
4. Гайнуллов Рөстәм Мөнир улы – «Лесной» 10 нчы бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП,45/13 йорт, тел.: 92-88-55
5. Туктарова Венера Надир кызы – «Камаз-Мастер» 11 нче бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП,16/13 йорт, тел. 77-33-50
6. Исмәгыйлев Илнур Илдар улы – «Сөембикә» 12 нче бермандатлы сайлау округы буенча, 45 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (40/12), тел.: 8-952-040-50-05;
7. Шаронов Эдуард Павлович – «Әхмәтшин» 13 нче бермандатлы сайлау округы буенча, 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (58/09), тел.: 74-55-60;
8. Галәүтдинов Әхәт Насыйх улы – «Энтузиаст» 15 нче бермандатлы сайлау округы, «ЖилЭнергоСервис» бинасы, 5/02а йорты, тел.74-56-24
Шәһәр Советы депутатларының гражданнарны бердәм кабул итү көне – һәр айның 3 нче сишәмбесендә 16.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр.
Җитәкче:
Хәбибуллин Фидәрис Фәндәвис улы
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте БашлыгыХезмәткәрләр:
Документлар
Үзәк районы хакимияте Башлыгының рәсми чыгышлары һәм мөрәҗәгатьләре
Күчереп йөртелә һәм сүтеп алына торган стационар булмаган объектлар
Җәмәгать киңлекләрендә үткәреләчәк чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү һәм карап тикшерү тәртибен регламентлаучы норматив актлар
Муниципаль хезмәтләр
Ташландык транспорт чараларын күчерү турында мәгълүмат
Кашапова Эльвера Әхмәтнур кызы
Үзәк районы хакимиятенең Аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Рәҗәпов Артур Җәүдәт улы
Үзәк районы хакимияте Башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне, территория Советын үстерү бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Коровина Светлана Викторовна
Үзәк районы хакимиятенең территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Гыйльметдинова Эльмира Илгизәр кызы
Үзәк районы хакимияте Башлыгы урынбасары, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Ермолаева Эльвира Мәснәви кызы
Үзәк районы хакимиятенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгыХезмәткәрләр:
Билалова Ильмира Мөслим кызы
Үзәк районы хакимиятенең халык белән эшләү бүлекчәсе мөдиреХезмәткәрләр:
Пятница, 20 декабря 2024, 14:19