Чәршәмбе, 25 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Яр Чаллы шәһәренең «Ветераннар өчен пансионат» муниципаль автономияле учреждениесе

«Ветераннар өчен пансионат» МАУ Яр Чаллы шәһәренең иң өлкән социаль учреждениеләренең берсе булып санала.

Яр Чаллы шәһәренең «Ветераннар өчен пансионат» муниципаль автономияле учреждениесенең гомуми характеристикасы:

1. Адресы: 423800 ТР  Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил исемендәге проспект, 41 йорт

2. Бинаның төзелгән елы: 1972 ел

3. Этажлылыгы: 2 этаж

4. Башкарылуы: кирпечтән төзелгән

5. Тузганлык проценты: 125,8%

6. Гомуми мәйданы: 1405,5 кв.м.

7. Җир участогының мәйданы: 8370 кв.м.

8. Штат берәмлеге: 35 , шуның 0,5 ставкада – 6 берәмлек

9. Куәте : 35 койка-урын, 16 торак бүлмә

10. Шартлары: яшәү — 2 этаждагы 2, 3, 4 урынлы бүлмәләрдә. Этажларда санузел бар. Душ кабинасы 1 этажда. Дәвалау бүлмәләре — 2 этажда, процедуралар кабинеты, музыка залы, ашханә, спорт залы — 1 этажда. График нигезендә, биредә бер елга 15әр көнлек 18-19 заезд була.

11. Контингенты: өлкән яшьтәге гражданнар (55 яше тулган хатын-кызлар, 60 яше тулган ир-атлар), шул исәптән, үзләрен мөстәкыйль карый алган инвалидлар.

Социаль хезмәттән файдаланучылар категориясе – Татарстан Республикасында яшәүче кешеләр.

 Пансионатта 1995 елдан эшчәнлек хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга хезмәт күрсәтү кысаларында алып барыла.

Табибларның, бөтен пансионат коллективының игътибарын, күңел җылысын һәм кайгыртуын тойган өлкән буын кешеләре биредә үз сәламәтлекләрен ныгыту, кәефләрен яхшырту, яңа элемтәләр булдыру, яңа дуслар табу һәм үз чордашлары белән аралашу мөмкинлеге ала.

Практика шуны күрсәтә, пансионатта ял итүчеләр үзләрен рәхәт хис итә, аларга монда уңайлы мохит тудырылган. Аларның һәркайсы шәһәребез һәм республикабыз хакына озак еллар хезмәт эшчәнлеге алып барган. Пенсия яшенә җиткәч, күбесенең тормышында җитди үзгәрешләр, катлаулы хәлләр дә булган. Пансионаттагы ял вакыты, яшьләре һәм кызыксынулары буенча якын кешеләр белән аралашулары өлкәннәргә авырлыкларын җиңелрәк кичерергә һәм күңел тынычлыгы табарга ярдәм итә.

 Пансионатта булу чорында яхшы ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен барлык шартлар да тудырылган:

-социаль-көнкүреш;

-социаль-медицина;

-социаль-психологик;

-социаль-педагогик хезмәтләр алырга мөмкин.

Социаль хезмәттән файдаланучылар биредә тәүлек буе торганда, 4 тапкыр туклану белән тәэмин ителәләр, аларга табиб-терапевт, психолог хезмәтләре күрсәтелә.

 Физиотерапия, массаж, процедуралар кабинетлары эшли, шулай ук дәвалау физкультурасы үткәрелә.

 Барлык кызыксындырган сораулар буенча Сез түбәндәге телефонга мөрәҗәгать итә аласыз: 

+7 (855) 270-13-18.

Без социаль челтәрләрдә

Контактта:

https://vk.com/pansionatveteranshelnu

Безнең сайт:

http://nabchelny.ru/company/455

E-mail: pansionat4-12@mail.ru



Вторник, 5 ноября 2024, 16:24