Чәршәмбе, 25 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Тасвирлама:

Социаль хезмәтләрне түләүсез, яисә түләүле, яки өлешчә түләүле күрсәтү тәртибе

1. Пансионат стационарында социаль хезмәтләр түләүле яки өлешчә түләүле нигездә күрсәтелә, 2 пунктта бәян ителгән социаль хезмәт алучылардан кала.

2. Пансионатта стационар формада социаль хезмәт күрсәтү түбәндәге гражданнарга түләүсез башкарыла:

а) гадәттән тыш хәлләр, милләтара (этникара) кораллы конфликтлар нәтиҗәсендә зыян күргән затларга;

б) Бөек Ватан сугышы инвалидларына;

в) Бөек Ватан сугышында катнашучыларга;

г) хәрби хәрәкәт инвалидларына;

д) хәрби хәрәкәт ветераннарына;

е) җан башына булган кереме Татарстан Республикасында түләүсез социаль хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән җан башына туры килүче уртача кеременең чик күләменнән ким яки аңа тигез булган социаль хезмәт алучылар.

Социаль хезмәт күрсәтелгәң өчен түләү күләме

Пансионатта стационар формада социаль хезмәт күрсәтелгән өчен түләү күләме социаль хезмәт тарифлары нигезендә исәпләнгән социаль хезмәтләр бәясенә тәңгәл килә, ләкин ул социаль хезмәт алучының җан башына туры килүче уртача кереме күләменең 75 процентыннан артмаска тиеш.



Пятница, 26 июля 2024, 11:56