Описание:
Бүлекнең төп функцияләре:
1) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль системаның белем бирү учреждениеләре тарафыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы белем бирү өлкәсендәге законнарының тормышка ашырылуын тәэмин итә;
2) муниципаль система белем бирү учреждениеләренең норматив база документларын анализлауны башкара;
3) идарә карарлары проектын әзерләү өчен мәгълүматлар җыя, аларны эшкәртә һәм туплый;
4) хезмәт базарын өйрәнүдә, шәһәрдә педагогик кадрларга булган агымдагы ихтыяҗны һәм аны канәгатьләндерү чыганакларын билгеләүдә катнаша;
5) үз компетенциясе чикләрендә, муниципаль системаның белем бирү учреждениеләре педагогларының һәм җитәкчеләренең, шулай ук аларның резервының квалификациясен күтәрү, өстәмә белем алу һәм аттестация узуларын координацияли;
6) шәһәрнең педагогик белем бирүче уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрне эшкә урнаштыруны оештыра;
7) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрендә педагогик сыйныфлар (төркемнәр) туплауны оештыра һәм аларның эшчәнлегенә кураторлык итә;
8) мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә кадрлар белән эшләүгә оештыру-методик ярдәм күрсәтә һәм эшне контрольдә тота;
9) «Интернет» челтәрендә идарә сайтына бүлек эшчәнлеген яктырткан мәгълүматлар урнаштыра һәм аны тулыландырып тора, Хаким блогында, Интерактив картада, «Халык контроле» системасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшли;
10) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре хезмәткәрләрен социаль яклау буенча түбәндәгеләрне башкара: аларның торак шартларын яхшырту буенча чаралар эшли, хезмәткәрләрне бүләкләүне тәэмин итү буенча эшне оештыра;
11) мәгариф һәм яшьләр учреждениеләре хезмәткәрләре арасыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре, ведомство бүләкләре, Яр Чаллы шәһәре бүләкләре һәм мактаулы исемнәре белән бүләкләүгә лаек кандидатларга документлар әзерли;
12) идарәдә дәүләт һәм тармак бүләкләре буенча комиссия эшчәнлеген оештыра;
13) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләрен педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтә;
14) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләре белән хезмәт килешүләре төзи, аларны эшкә алу, күчерү һәм эштән китүләре буенча документлар әзерли;
15) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләренең шәхси делоларын булдыра, хезмәт кенәгәләрен тутыра һәм аларны саклый;
16) мәгариф өлкәсендә яшь белгечләр белән эшчәнлек алып бара;
17) мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең чираттагы ялы графигын төзи;
18) педагогик кадрлар белән эшләү юнәлешендә статистика хисапларын төзи, аларны анализлый һәм гомумиләштерә;
19) эшләр номенклатурасы нигезендә документлар тутырып, архивны формалаштыра;
20) гражданнарны кабул итә, бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча аларның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерә, хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләрне җайга салу буенча чаралар күрә;
21) муниципаль белем бирү системасы учреждениеләре җитәкчеләренә пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны тутырып, аларны халыкны социаль яклау органнарына тапшыра;
22) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары тарафыннан бирелгән эшләрнең һәм йөкләмәләрнең структура бүлекләре тарафыннан үз вакытында үтәлүен контрольдә тота;
23) идарә башлыгы, аның беренче урынбасары һәм урынбасарлары биргән йөкләмәләрнең оператив рәвештә үтәлүен анализлый һәм башкару тәртибе турында мәгълүмат әзерли;
24) идарәнең атналык, айлык, кварталлык, агымдагы эш планнарын төзи;
25) утырышларга, киңәшмәләргә, башка чараларга әзерлекне оештыра, идарә үткәрә торган киңәшмәләрнең көн тәртибен, чаралар өчен аналитик, мәгълүмати һәм белешмә материаллар әзерли;
26) идарә җитәкчесенең контроль йөкләмәләрен гомумиләштерә һәм аларны үтәү өчен җибәрә;
27) идарә структурасы бүлекчәләренең аналитик материаллар базасын булдыра, эшчәнлек характеристикасын төзи;
28) ай, квартал, ел нәтиҗәләре буенча чагыштырма һәм аналитик материаллар әзерли;
29) мәгариф һәм яшьләр учреждениеләре эшчәнлеге буенча мәгълүмати җыентык әзерләүне башкара;
30) үз компетенциясе мәсьәләләре буенча муниципаль хокукый актларның проектларын әзерли.
Хезмәткәрләр:
Вторник, 26 ноября 2024, 11:19