Сишәмбе, 24 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«Яр Чаллы дәүләт курчак театры» Татарстан Республикасы дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе

Яр Чаллы дәүләт курчак театрына 1987 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Янкелевич тарафыннан нигез салына һәм ул Яр Чаллы шәһәрендәге иң беренче профессиональ театр коллективы булып санала.

Шул еллардан бирле театрда 170 тән артык спектакль куела, ел саен 550 спектакль күрсәтелә, аларга 50 меңнән артык тамашачы йөри. Бүгенге көндә театр репертуарында 55 спектакль рус һәм татар телләрендә сәхнәләштерелә. Өлкәннәр өчен спектакльләр, эксперименталь һәм инклюзив куелышлар күрсәтелә. Тамашачы аудиториясе ихтыяҗын һәм милли аспектны истә тотып, театр рус һәм чит ил әдәбияты әсәрләреннән: «Сказка о мертвой царевне и семи богатырях», «Золотой ключик», «Серая Шейка», «Федорино горе», «Мойдодыр», «История о Золушке», «Красная шапочка и Волк», «Винни-пух и все-все-все», «Снежная королева», шулай ук татар авторларының: «Сихерле урман» («Заколдованный лес»), «Елан-патша» («Змей-падишах»), «Сак-сок», «Су анасы» («Водяная»), «Зөһрә Йолдыз» («Звезда Зухра») әсәрләрен сәхнәләштерә. Шул исәптән, өлкәнрәк яшьтәге тамашачылар өчен классиклар Ф.М. Достоевскийның «Кроткая», Ж.Б. Мольерның «Скупой» кебек танылган әсәрләре дә сәхнәгә куела. Һәр театраль сезон кимендә 5-6 оригиналь премьера чыгару белән билгеләп үтелә. Коллектив аларны Россиянең курчак театрларыннан чакырылган режиссер-куючылар җитәкчелегендә әзерли.

Коллектив озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы һәм Россия шәһәрләре балаларына театр сәнгатенең иң яхшы традицияләрен актив рәвештә тәкъдим итә, ел саен гастрольләр географиясен киңәйтә, хәзерге вакытта ул бөтен илне колачлый.

Курчак театры республиканы «әйдәп баручы милли курчак театры» буларак тәкъдим итеп, актив фестиваль эшчәнлеге алып бара. Соңгы ун елда театр спектакльләре тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар тарафыннан билгеләп үтелде һәм Мәскәү, Мытищи, Чиләбе, Бөек Новгород, Самара, Волгоград, Владимир, Тольятти, Казан, Ижау, Чебоксар һәм башка шәһәрләрдә дәрәҗәле халыкара һәм төбәкара театр фестивальләрендә сәнгать, режиссерлык һәм башкару осталыгының югары профессиональ дәрәҗәсен ассызыклаучы төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнде.

2008 елдан «Рабочая лошадка» бердәм бренды астында Яр Чаллы дәүләт курчак театры базасында өч иҗади проект уңышлы эшләп килә: курчак театрлары фестивале, театраль белем бирү форумы һәм яшь режиссерларның иҗат лабораториясе.

Бөек рус язучысы Ф.М. Достоевскийның «Кроткая» фантастик повесте буенча спектакль кую театрның репертуар сәясәтендә зур алгарыш булды (реж. И.Зәйниев), соңыннан ул «Алтын битлек» Россия Милли театр премиясе лонг-листына да керде. Экспертлар советы фикеренчә, ул 2020/2021 ел сезонының иң яхшы спектакльләренең берсенә әверелде.

2017 елдан театр коллективы «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проектында «Театрлар — балаларга» юнәлеше буенча катнаша һәм аның барышында театр репертуары ел саен яңа заманча спектакльләр белән тулылана.

Профессиональлек һәм актерлык осталыгының югары дәрәҗәсе чаллылыларга шәһәр конкурслары йомгаклары буенча коллектив һәм шәхси премияләр, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел саен бирелә торган «Тантана» («Триумф») театраль премиясен яуларга мөмкинлек бирә.

Административ бүлекнең эш режимы:

08:00-17:00 сәг., төшке ял 12:00-13:00 сәг.

Телефоны: (8552) 38-42-42 (кабул итү бүлмәсе)

Кассаның эш режимы:

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә – 13:00-18:00 сәгатькә кадәр (төшке ял 13:00-14:00 сәг.)

Якшәмбе – 9:30 дан 14:30 сәгатькә кадәр. 

Телефоны: (8552) 38-07-78 (касса).

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Школьный бульвары, 2 (18/09) йорт

Сайты: https://www.chelny-puppet.ru/

«Вконтакте» төркемендә : https://vk.com/teatrkukolchelny


Хезмәткәрләр:


Четверг, 7 ноября 2024, 18:09