Чәршәмбе, 25 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

МӘГЪЛҮМАТ

Опека һәм попечительлек бүлеге органнарының төп бурычлары:

- ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, социаль яклауга мохтаҗ балигъ булган затларны оптималь яшәү һәм тәрбияләү шартлары белән тәэмин итү;

- аларны карау, тәрбияләү һәм укытуны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру;

- балигъ булмаган затларның милеккә, шәхси милек булмаган милеккә хокукларын һәм закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен яклау.

Бүлек берничә юнәлештә эшли:

- балигъ булмаган балаларга опека һәм попечительлек;

- тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эшләү;

- юридик хокукы булмаган гражданнар белән эшләү;

- уллыкка яки кызлыкка бала алу буенча эшләү;

- балигъ булмаган затларның хокукларын яклау буенча халык белән эшләү (очрашу регламентлары, белешмәләр бирү, тәрбиягә бирү, никахка керү яшен киметү, гаилә хокукларын яклау, фамилия, исем үзгәртү, судларда катнашу, гаиләләргә бару, уңышсыз гаиләләр белән эшләү...);

- торак комиссиясенең эше (балигъ булмаганнар катнашында торак буенча килешүләр төзү);

- ведомствоара үзара эшчәнлек (балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, «Асылташ» үзәге, балалар йорты, социаль хезмәтләр, шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, ЗАГС, суд һәм башкалар белән эшләү).

Яр Чаллы шәһәре территориясендә ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен бер учреждение эшли – Республика балалар йортының Яр Чаллы филиалы. Анда туган көненнән алып өч яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә.

Балаларны гаиләгә урнаштыру һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтү үзәге булдырылды, анда тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы, тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе, ярдәм күрсәтү хезмәте эшли.

Вторник, 10 декабря 2024, 11:34