Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 14 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын "Фән төне"нә чакыралар. Чара 14 июньдә 18:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр КФУның Инжиниринг үзәге каршында ("Медицина шәһәрчеге" тукталышы) узачак. "Фән төне" кысаларында интерактив уеннар, викторина, компьютер программаларын тәкъдим итү, фәнни тәҗрибәләр шоуы оештырыла. Вакыйга иҗат коллективларының музыкаль чыгышы, күңел ачу презентацияләре, бәйгеләр һәм сюрпризлар белән үрелеп барачак.

Спикерлар булып Казан Федераль университетының Яр Чаллы институты профессорлары һәм укытучылары, яшь талантлы тикшерүчеләр, студентлар һәм уку йортын тәмамлаучылар катнашачак. 



Пәнҗешәмбе, 14 июнь 2018, 15:03